Эчтәлеккә күчү

Илфир Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илфир Якупов latin yazuında])
Илфир Якупов
Туган телдә исем Илфир Илшат улы Якупов
Туган 25 май 1982(1982-05-25) (43 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты
Һөнәре актер, театр директоры
Балалар өч баласы
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе - 2019
Марсель Сәлимҗанов премиясе (2025)

 Илфир Якупов Викиҗыентыкта

«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында

Илфир Якупов, Илфир Илшат улы Якупов (1982 елның 25 мае, ТАССР, Яр Чаллы) — мәдәният хезмәткәре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры (2012―2024). 2024 елдан Камал театрының сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары. Муса Җәлил (2019) һәм Марсель Сәлимҗанов (2025) исемендәге премияләр лауреаты.

1982 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәренең татар гимназиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2004, М. Сәлимҗанов курсы), Казан федераль университетының квалификация күтәрү буенча бизнес-идарә итү магистры (МВА) курсын (2011) тәмамлаган.

2003-2005 елларда ТР мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгече.

2005-2007 елларда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.

2007-2012 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.

2012 елның февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры в. б., октябреннәнтеатр директоры.

2024 елның 28 декабреннән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының / сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Өйләнгән, өч бала үстерә.

  1. А. Әпсәләмова. Алгебра белән гармониягә ышану. «Идел», 2016 ел, № 12.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Элгәре:
Шамил Закиров
Камал театры директоры
2012—2024
Аннары:
Илгиз Зәйниев